На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Николай
    А почему статья без перевода? Если уж выходишь на "большие" ресурсы, будь добр и пиши на государственном языке, или п...Миңнеханов: Татар...

Сергей Когогин Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде: Татарстанның киләчәген билгелибез

«КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашты. Автогигант җитәкчесе 46 нчы мәктәптәге сайлау участогында тавыш бирде, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

«Республикабызның киләчәге, оешмаларның үсеше, продукция чыгару, социаль проектларны тормышка ашыруга бәйле мәсьәлә өчен сайлау – Татарстанда яшәүче һәр өлкән кешенең бурычы һәм җаваплылыгы.

Бүген мин, миллионлаган ватандашларым белән беррәттән, үз гражданлык позициямне билгеләп, төбәкнең алга таба социаль-икътисадый үсеше өчен тавыш бирдем», – диде Когогин.

Ул тавыш бирү хокукы булган барлык татарстанлыларны үз гражданлык позицияләрен белдерергә өндәде.

«Республикабызның һәм илебезнең киләчәген нәкъ менә без билгелибез», – диде автогигант җитәкчесе.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

Алдарак «Татар-информ» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде дип хәбәр иткән иде. Көн уртасына Дәүләт Советына сайлауларда сайлаучыларның 32,2 проценты, ә көндезге өчкә 48,7 проценты тавыш биргән.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх