На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Татарстан прокуратурасы 70 яшьлек әбине алдаган курьердан ярты миллион түләтүне таләп итә

Спас районы прокуратурасы мошенниклык өчен хөкем ителгән «курьер»дан 570 мең сум акча түләтү буенча суд процессы башлап җибәрде, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Самарада яшәүче февральдә 70 яшьлек хатын-кызны алдый. Ул, аңа шалтыратып, үзен карчыкның янәсе юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан кызы дип таныштыра.

Пенсионерны «җинаять җаваплылыгыннан котылу» өчен зур күләмдә акча тапшырырга күндерә. Нәтиҗәдә мошенник зыян күрүчедән 570 мең сум акча ала, аннары әлеге сумманы башка җинаятьчеләр счетына күчерә.

Ир-атны мошенниклыкта гаепле дип таныганнар һәм 1,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Апелляция хөкем карарын үзгәрешсез калдырган. Хәзер прокуратура хөкем ителүчедән законсыз алынган акчаларның тулы суммасын түләттерүне таләп итә, моны ул акчаны алу өчен законлы нигезләр булмау белән дәлилли.

Ссылка на первоисточник
наверх