На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Прекратите ОСКОРБЛЯТЬ СЛУХ этой "Х"... ОБЩАЙТЕСЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ на ГОСУДАРСТВЕННОМ КАНАЛЕ... ( осто-..бли)...Миләүшә Хәйруллин...
  • Александр Пятнистый
    Ваш старший брат идет против вас, и против младшего брата- это гражданская война...он покрывает преступные действия с...Рөстәм Миңнеханов...
  • Елена Таюрская
    это что такое? в России пишите на русскомКамал театрында җ...

Зәйдә яшәүчене 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, автоклуб хезмәткәрләре Камилә Нуриәхмәтованы 100 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Камилә апа Свердловск өлкәсенең Ирбит шәһәрендә туган. Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә оптимист карашны, күңел көрлеген югалтмаган Камилә апаның балачагы, үсмер вакыты бик авыр вакытларга туры килгән.

18 яшьтән хастаханәдә санитарка булып эшли башлый. Аннан соң Пермь өлкәсендә ипи пешерүдә хезмәт куя. Тормышка чыгып, ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Бер кызы Зәй егетенә кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканнан соң Камилә апа Зәйгә күченеп килә. Лаеклы ялда булса да, 72 яшенә кадәр җыештыручы булып эшли.

Бүгенге көндә кызы Нурия гаиләсендә гомер кичерә. Балалары, оныклары да акыллылар. Һәркайсы тормышта үз юлын тапкан. Камилә әби башкалар борчуына борчылып, шатлыгына сөенеп, үзе беркемне дә борчымыйча яшәп ята.

Йөзъяшәр ветеранны юбилее белән Светлана Ревина район башлыгы исеменнән котлап, бәрәкәтле гомер теләп, бүләкләр тапшырды. Автоклуб хезмәткәрләре иң матур җырларын бүләк итте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх