На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

ТНВда «Яңа ел белән, гаилә!» 12 сәгатьлек телемарафоны узачак

Якшәмбе көнне, 22 декабрьдә, «ТНВ-Татарстан» телеканалы эфирында «Яңа ел белән, гаилә!» 12 сәгатьлек телемарафоны һәм Гаилә елы финалы узачак.

Иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр ТНВ студиясенә Татарстаннан гаиләләр һәм йолдызлы кунаклар киләчәк.

Шулай ук туры эфирда «Татарстанның халык Кыш бабае» бәйгесенә дә йомгак ясаячаклар.

Республика халкы иҗади номер белән видео төшереп җибәрә ала иде. Барлыгы 12 җиңүче билгеләнгән һәм алар телемарафонда катнашачак.

Искәртеп үтик, Россия халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә 11 көн (29 декабрь – 8 гыйнвар) ял итәчәк. Шимбә, 28 декабрь – эш көне була.

Ссылка на первоисточник
наверх