Аксубай универсаль технологияләр техникумында район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов изге Рамазан ае хөрмәтенә традицион ифтар мәҗлесе уздырды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Ифтарга йөздән артык мөселман җыелды. Болар – район мәчетләре имамнары, авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, тармак ветераннары, район кунаклары.
Ифтарга җыелучы мөселманнарны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов сәламләде.
«Сезне җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган изге Рамазан ае белән тәбриклим! Сәламәтлек, бәхет, игелек телим. Тынычлык урнашсын һәм махсус хәрби операция зонасында нацистларга каршы көрәшүче якташларыбыз якыннары янына исән-имин булып әйләнеп кайтсын. Ә әлегә Җиңү өчен – һәр ярдәм, һәр гуманитар ярдәм кирәк һәм мөһим», – диде ул.
Районның мөселманнар активын ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.
Айрат хәзрәт Әюпов ифтар мәҗлесе оештырган өчен Алмаз Мингуловка, Аксубай техникумы директоры Фәрхат Әюповка рәхмәтләрен белдерде. Җыелучыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гилманов, Шакирҗан хәзрәт Сыраев тәбрикләделәр һәм бәйрәм мәҗлесендә катнашучыларга җылы теләкләрен җиткерделәр.
Ифтар мәҗлесен Минзаһит Ганиев алып барды.
Җәмәгать намазыннан соң кунаклар табыннар артында авыз ачу мәҗлесендә катнашты, анда мәдәни традицияләргә аерым игътибар белән әзерләнгән хәләл ризыклар тәкъдим ителде. Кичә бөтен кешене берләштергән тынычлык, иминлек һәм бердәмлек сорап, дога кылып тәмамланды.
Свежие комментарии