Татарстан Матбугаты көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советында журналистларга һәм аларның остазларына багышланган фотокүргәзмә ачылды. «Татмедиа» журналистикада остазлыкка багышланган проектны башлап җибәрде. Бүген экспозиция эше белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм «Татмедиа» республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев танышты.
«Бу – зур һәм әһәмиятле проект.
Журналистка тормыш буенча алып баручы, юнәлеш бирүче, төп нигезләрне аңлатучы кеше кирәк. Әмма иң мөһиме – журналистиканың төп принципларын сүздә түгел, ә эштә аңлату. Эштә аларның барысын да ничек кулланып булуын күрсәтү. Без студент чактан ук Флорид Әгъзамов белән аралашырга ярата идек. Ул һәр студенты белән аралаша иде. Мин журналистикага бармасмын дигән идем, ләкин ул яңадан чакырып китерде, дөрес киңәшләр бирде. Һәм диплом алган көнне мин эшкә урнаштым. Проектның әһәмияте гаять зур», – дип ассызыклады Айдар Сәлимгәрәев журналистлар белән аралашканда.Фотокүргәзмә геройлары – 19 Татарстан журналисты һәм аларның остазлары. Кайберләре инде бакыйлыкта. Шулай ук «Татмедиа» 2022-2023 елларда «Татарстанның журналистлар династияләре» фотокүргәзмәсен тәкъдим иткән иде. Аңа күп еллар дәвамында медиа өлкәсендә эшләүче гаиләләрнең фотосурәтләре кергән. Ул вакытта күргәзмә геройлары 45 гаилә булды, гомумән алганда – 117 медиатармак вәкиле.
- Алга таба Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.
Свежие комментарии