На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Рөстәм Миңнеханов «Тылсым» балалар инклюзив үзәге эше белән танышты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Ипподром урамында урнашкан «Тылсым» балалар инклюзив үзәгендә булды һәм аның эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тылсым» үзәге - «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы проектларының берсе, ул сәламәтлеге буенча чикләүләре булмаган һәм аерым ихтыяҗлары булган балаларны уртак укыту һәм үстерү өчен шартлар тудырырга тиеш.

Үзәктә 18 хезмәткәр эшли, аларның унбише - педагог. Хәзерге вакытта анда 2 яшьтән 12 яшькә кадәрге 120дән артык бала йөри.

Рөстәм Миңнеханов үзәкнең төрле бүлмәләрен: уку сыйныфларын, остаханәләрне, спорт залын һәм башкаларны карады. «Тылсым» инклюзив үзәге директоры Татьяна Мерзлякова («Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы) аңлатмалар бирде. Татарстан Рәисен ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Бүлмәләрнең функционалы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары сораулары һәм ихтыяҗларына нигезләнгән. Үзәктә тәрбияләнүчеләр өчен спорт залында адаптив физик культура, үз-үзеңне саклау, сенсор-мотор коррекциясе буенча дәресләр уза. Остаханәдә нейроиҗат, рәсем һәм әвәләп әйберләр ясау, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнәләр.

Моннан тыш, биредә мәктәпкә әзерлек төркеме дә эшли. Фойеда балалар һәм ата-аналар өчен инклюзив кафе бар. Шулай ук үзәк базасында үзенчәлекле балаларның ата-аналары өчен индивидуаль консультацияләр оештырылган.

Кунакларны укыту-күнекмә фатирының мөмкинлекләре белән таныштырдылар. Анда тьюторлар һәм аналитиклар командасы балаларны 9 яшьтән башлап көнкүреш күнекмәләренә һәм мөстәкыйль рәвештә имин яшәргә өйрәтә.

Кирәкле барлык әйберләр: көнкүреш приборлары булган кухня, йокы бүлмәсе һәм башка бүлмәләр каралган.

Рөстәм Миңнеханов аерым ихтыяҗлары булган балалар белән эшләүнең мөһимлеген һәм актуальлеген әйтте. Аның сүзләренчә, мондый белем бирүнең әһәмияте бик зур, аның төп бурычы – балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү. «Тылсым» инклюзив үзәге (Ипподром урамы, 18) узган елның сентябрендә ачылды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх