На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

Айгөл Зәйнуллина: Татар классик музыкасы проектларын беркем белми һәм күрергә теләмиләр

«Болгар кызлары» төркеме җитәкчесе, продюсер, пианист, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Зәйнуллина Казан халкының татар классик музыка концертларын белмәүләрен, күрергә теләмәүләре турында әйтте.

Ул классик музыка проектларын оештыруын әйтте. «Мәсәлән, Казан шәһәр филармониясе кысаларында татар классик музыкасыннан торган «Милли моң» дигән проект әзерлим.

Татар китабы йортында да татар музыкасы концерт циклларын эшлим. Бу проектларны беркем дә белми һәм күрергә теләми, дигән фикер кала миндә. Ул зур хезмәт сорый. Проектларны үстерергә теләүчеләр арасында кызыксынучылар аз, бик кызганыч», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Кызганыч, Казанда классик академик музыка яңгыраган концертлар тулы зал җыя алмый. Әмма мондый концертлар бик кирәк. Профессиональ музыкантлар башкарган классик музыка тамашачыда югары зәвык тәрбияли, күңелдә уңай тәэсирләр калдыра, тыңлаучыны уйландырырга, анализларга, фәлсәфәгә бирелергә мәҗбүр итә. Минемчә, мондый концертлар һәр кешенең күңелен, җанын дәвалый. Эстрада белән генә еракка китә алмыйбыз. Сүз уңаеннан, татар эстрадасы хәзер югары дәрәҗәдә дип әйтеп булмый», – диде музыкант.

Айгөл Зәйнуллина фикеренчә, классик музыка намуслылыкка һәм югарылыкка өнди. «Шуңа күрә безнең халык классик музыка концертларына да йөрсә иде. Әйе, кайбер кешегә классик музыка концертын тыңлавы авыр, ул һәркем өчен түгелдер. Шулай да, мәктәпләрдә, югары уку йортларында укучыларга, студентларга классик музыка концертларына да бару мөмкинлеге турында әйтсеннәр иде», – диде музыкант.

«Классик музыканы башкару минем өчен зур бәйрәм. Мин – классик музыкант. Сәхнәгә классик музыканы башкарырга чыгам икән, һәрчак бәхетле һәм шатмын», – диде Айгөл Зәйнуллина.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх