Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды тарафыннан һәм ТР Рәисе Рөстәм Миннеханов һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Яңа татар җыры» быел бишенче – юбилей концертын оештырды. ТР Рәисе каршында татар телен һәм ТР халыклары телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Яңа татар җыры» турындагы фикерләрен яңгыратты.
«Безнең халкыбыз – җырлы-моңлы халык. Аңа сөенсә дә, көенсә дә җыр кирәк. Халкыбызның тарихи язмышы да моң белән, сагыш белән, тирән кичерешләр белән үткән, һәм мондый халык җырсыз яши алмый. Һичшиксез, халыкка яңа җырлар да кирәк, чөнки буыннар алмашына, яңа ихтыяҗлар туа. Һәм менә безнең Ваһапов фонды шушы юнәлештә тырышып, бишенче бәйгесен үткәрә. Әле ул гына да түгел, безнең Ваһапов фондының халык җәүһәрләрен барлау фестивале дә бар, бу – милләтебезгә, аның сәнгатенә, иҗади бердәмлегенә, халыклар дуслыгына биһисап зур өлеш кертә.
Мин әлеге фестивальнең беренче башланып киткән көннәреннән үк үземә: «Халык күңеленә кереп, озак еллар үтемле булып, аның күңеле түрендә саклана торган җыр тусын өчен нишләргә кирәк?» – дигән сорау куя идем. Бу сорауга җавап таптым – моның өчен шагыйрьнең искиткеч күңел халәте фәлсәфәле булырга тиеш, шулай ук көй язучы композиторның да күңел халәте шагыйрьнекенә күчә алырлык, аңа килешле көй тудыра алырдай булырга кирәк. Ул гына да җитми, әзер җырны халык күңеленә җиткерә алучы башкаручы да кирәк. Шушы очракта гына җыр гомерле һәм үтемле булып, халык күңеленә кереп кала.
Җыр ул – сәясәт тә, җыр ул – тормыш рәвеше дә, җыр ул – көрәш рәвеше дә, ә безнең халык көрәшеп һәм җиңеп яши. Шуңа күрә яшәсен халкыбыз, яшәсен татар җыры, көн саен яңа җырлар туып торсын, – диде ул.
«Яңа татар җыры» юбилей концерты турында тулырак Фирүзә Гыйниятованың «Интертат» сайтында чыккан язмасында укый аласыз.
- Тәнкыйть аша үскән «Яңа татар җыры» үзгәрешләре: тулы авторлык хокуклары авторда калачак
Свежие комментарии