На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Яраланган хәрбиләргә медицина тикшерүе уздыру өчен мобиль табиб комиссияләре булдырылачак

Россия Саклану министрлыгы хәрби частьләрдә һәм бүлекчәләрдә яраланган хәрби хезмәткәрләргә медицина тикшерүе уздыру өчен мобиль табиб комиссияләре булдыру турында игълан итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Яңа мобиль комиссияләрнең төп бурычы – зыян күргән солдатларның сәламәтлек хәлен оператив бәяләү һәм аларны хәрби-табиб комиссиясенә җибәрергә кирәк булу-булмауны билгеләү.

Комиссиядә шулай ук көндезге стационар режимында дәвалануга һәм алга таба реабилитация узуга мохтаҗ хәрбиләрне ачыклау белән шөгыльләнәчәкләр.

Ведомствода ассызыклауларынча, мондый чаралар хәрби-табиб комиссияләренә йөкләнешне киметергә, медицина экспертизасы процессын тизләтергә һәм аны уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк. Элегрәк хәрби медицина учреждениеләренә тикшерү узу өчен килгән хәрбиләргә шактый зур чиратларда торырга туры килүе турында мәгълүматлар кабул ителгән иде.

Мобиль бригадалар составына төрле белгечлекләр буенча тәҗрибәле табиблар, шул исәптән хирурглар, терапевтлар, неврологлар, шулай ук шәфкать туташлары керәчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх