8нче июльдә «Гаилә альбомын карыйк» республика бәйгесе башлана. Аны Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе оештыра.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, Татарстанда «Нык гаилә» проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте.
Ул бәйгенең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүен билгеләп узды.Конкурс алты номинациядә узачак: «Кызыклы танышу тарихы», «Ата-анамның үзенчәлекле туе», «Зур һәм тату гаиләм», «Гаилә – традицияләр сакчысы», «Иңгә-иңне куеп: иң озын гомерле никах», «Ватан гаиләдән башлана».
«Татарстанда яшәүчеләр ата-аналары, әби-бабайларының танышу тарихлары, туйлары ничек матур узганын, гаилә традицияләре турында сөйләвен телибез. Гаиләләрне бәйгедә катнашырга өндибез. Һәр номинациядә акчалата бүләк: өченче урын өчен 5 мең сум, икенче урын өчен 10 мең сум, беренче урын өчен 15 мең сум», – дип хәбәр итте Эльвира Әхмәтова.
Фотосурәтләрне социаль челтәрләрдә урнаштырып, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии