На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

«Татар-информ»да «Каюм Насыйри» энциклопедиясен тәкъдим итәчәкләр

31 мартта, 14:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында күренекле татар мәгърифәтчесе, тел белгече, энциклопедист галим Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган «Каюм Насыйри» иллюстрацияле шәхси энциклопедия тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.

Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Галимова, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Энциклопедистика үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Рафаил Шәйдуллин, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Энциклопедистика үзәге баш фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Каюм Насыйри бүләге лауреаты Рәмил Исламов катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх