На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Ана капиталының калган өлешен бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә алып булачак

Министрлар Кабинеты ана капиталының калган өлешен 10 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүне алуга юнәлдерү кагыйдәләрен раслады. Акчаны Дәүләт хезмәтләре порталына, күп функцияле үзәккә, почтага мөрәҗәгать итеп алып булачак, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Еш кына ана капиталы акчасының бер өлеше кала. Әлбәттә, ата-аналар аны кулланырга тели, әмма һәрвакытта да файдалана алмыйлар. Хәзер исә, әгәр аның күләме 10 мең сумнан артмаса, бу акчаны бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә алып булачак. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга, күп функцияле үзәккә һәм почтага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Шул хактагы карарга кул куелды», - диде Мишустин вице-премьерлар катнашындагы киңәшмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, гаиләләр «дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән ярдәмнән тулы күләмдә файдалану» хокукына ия булырга тиеш.

Ссылка на первоисточник
наверх