На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Дәүләт Думасында ана капиталын яңа схема буенча түләргә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында ана капиталын яңа схема буенча түләргә тәкъдим иттеләр: аның күләмен һәр бала туган саен алдагы суммадан 25 процентка арттырырга. Мондый инициатива белән Дәүләт Думасының Гаиләне саклау, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты җитәкчесе Нина Останина чыгыш ясады.

Аның фикеренчә, мондый система Россиядә демография вазгыятен яхшыртачак.

Әгәр инициатива хупланса, төзәтмәләрне «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» Федераль законның 6 маддәсенә кертергә мөмкин.

Искәртик, 2026 елның 1 гыйнварыннан беренче бала өчен ана капиталы 690,3 мең сум, икенчесенә 862,7 мең сум һәм өченчесенә 1 млн сум тәшкил итәчәк, дип яза «Радио 1».

Туучылар санын арттыру «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх