Быел Куйбышев сусаклагычында язгы процесслар кар кытлыгы шартларында бара. Синоптиклар фаразларына караганда, быел су басу күләме күзәтү елларында иң түбәне булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» һава торышы фаразлары үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.
«Иделнең югары агымында кар булмау быел бик сизелерлек йогынты ясаячак.
Минем фаразым шундый: бөтен күзәтүләр чорында иң түбән ташуларның берсе булачак. 21, 20 һәм 19 гасырларда мондый хәл булмагандыр дип уйлыйм», – дигән ул.Синоптик сүзләренчә, дым кытлыгы шактый озак күзәтелә. 2014 елның сентябре дә бик коры булды, бу хәл декабрьдә һәм гыйнварда, Идел бассейнында явым-төшемнәр нормага якын яугач кына бераз җайланды. Тик февраль һәм март коры булды – февральдә айлык норманың яртысыннан азрагы һәм мартта айлык норманың якынча яртысы яуды.
«Узган кышның үзенчәлеге – явым-төшемнең аз булуы. Явым-төшемнәр Урта Иделдә генә түгел, ә көньякта да уңышлы булмады. Бу кышта явым-төшем күләме нормадан түбән булды. Явым-төшемнәрнең түбән һәм температураның югары булуы аркасында, кар гадәти сроклардан иртәрәк эреп бетте. Явым-төшем кытлыгы сизелерлек булды, һәм ул гыйнвардагы, марттагы югары температураларны (нормадан 4-6 градуска югары) исәпкә алганда, сизелә», – диде Шувалов.
Синоптик сүзләренчә, язгы явым-төшемгә өмет бар, әмма корылык тенденциясе сакланырга мөмкин. Апрельдә һәм майда явым-төшемнәр нормадан сизелерлек түбән булачак, чөнки антициклон процесслар өстенлек итә.
«Иделнең тулуы күзәтүләр елында иң түбәне булачак. Мондый киеренке вазгыять җәйге чор дәвамында сакланачак», – дип саный Александр Шувалов.
Свежие комментарии