На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

«Шәҗәрә бәйрәме»ндә нәсел агачын төзү буенча белгечләрдән киңәшләр сорап булачак

5нче июль көнне Казанның «Елмай» паркында узачак «Шәҗәрә бәйрәме»ндә нәсел агачын төзү буенча белгечләрдән киңәшләр сорап булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында фестиваль директоры Диана Сәлахова әйтте.

Бәйрәмдә сәгать 14.00дән эксперт-генеалоглар лекция укыячак.

«Нәҗип Нәккаш, Рамил Габдерәхимов, Светлана Агапова, Диләрә Гафиятуллина кебек үз эшенең осталары җыелып, нәсел җепләрен барлау буенча беренче адымнарны ничек ясарга кирәклеген аңлатачак. Теләгән һәркем экспертлар белән сөйләшеп, шәҗәрә төзү буенча киңәш сорый алачак», – диде Диана Сәлахова.

Ул фестивальнең халыкны үз нәселен өйрәнүгә этәргеч бирү ягыннан әһәмиятен билгеләп үтте. «Килгән кешеләр, фестиваль аларга нәсел агачларын төзергә этәргеч биргәнен сөйләп, шәҗәрәләрен алып килеп күрсәтсә, безнең өчен бик зур шатлык», – диде.

Бәйрәм сәгать көндезге 11дән кичке 21 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальдә төрле мәйданчыклар эшләячәк: балалар Сабан туе, спорт мәйданчыгы оештырыла, «Дәү әнидә кунакта» зонасында балалар рәсеме алып килгән һәр бала бүләк алачак. Халык кәсепчелеге эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. «Хәләл маркет ноктасында хәләл ризык, милли бизәкле зәркән, күн эшләнмәләре сатып алып булачак», – диде Диана Сәлахова.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх