ОРВИ сезоны башланганнан бирле Татарстанда 87 мәктәптә 191 сыйныфның эше өлешчә туктатылды, Балык Бистәсе районында бер мәктәп тулысынча ябылды. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәктәпләрдә эшләүче фильтрларда югары тән температурасы яки ОРВИ билгеләре булган 37 039 укучы һәм 1780 укытучы билгеләнгән һәм дәресләрдән читләштерелгән.
Ведомство мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2025 елның 17-23 мартында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны узган атнадагы күрсәткеч белән чагыштырганда 8 процентка кимегән һәм эпидемиологик чиктән 21,8 процентка түбәнрәк булган.
Ачыкланган вируслар арасында грипп өлеше 62,4 процент тәшкил иткән. Гриппоз булмаган инфекцияләр арасында ешрак РС-вируслар һәм риновируслар очрый.
Свежие комментарии