На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Миңнехановка Образцов йортын һәм Укытучы йортын төзекләндерү барышын күрсәттеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Подлужная урамы, 49 адресы буенча урнашкан Образцов утарын реставрацияләү проекты һәм Укытучы йортын реконструкцияләүнең барышы белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Образцов утары мәдәни мирас объекты булып тора. Биналар комплексы төп бинадан, флигельдән һәм хезмәт күрсәтү бүлмәләреннән тора.

Соңгы дистә елларда йорт яраксыз хәлгә килде. Хәзер биредә комплекслы инженер-техник тикшеренүләр уздырылган, аварияләргә каршы чаралар һәм ремонт-реставрация эшләре проектлары эшләнгән.

Инвестор, «Мирадель» ҖЧҖ, тарихи утарны Кунак йорты һәм кафе итеп җайларга җыена. Рөстәм Миңнеханов үзенә тәкъдим ителгән проектны хуплады.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Аннары Татарстан Рәисе төзекләндерелә торган Укытучылар йортында булды. Аның нигезе һәм диварлары авария хәлендә булу, шулай ук җир асты суы күп булу сәбәпле, 1900 елларда төзелгән бинаны тикшергәннән соң сүтәргә карар иттеләр. Аннары шул ук параметрларда, оригиналь кирпечне өлешчә кулланып, төзеделәр.

Хәзерге вакытта ике катлы бина төзелеп беткән инде, коммуналь челтәрләр һәм түбә ябу эшләре алып барыла.

Укытучы йорты янында сквер ясарга җыеналар. Төп мәйданда мәктәп укытучысына һәйкәл куелачак, аның төрен иҗади конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр. Яңа киңлектә заманча форматларда төрле чаралар, ачык лекорийлар уздыру планлаштырыла.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх