Киев режимы башлыгы Владимир Зеленский Россия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр уздырырга әзер булуы турында белдерде. Бу хакта ул Мюнхенда иминлек буенча конференциядә хәбәр итте. Bloomberg шул хакта яза.
«Без АКШ, союздашлар белән сөйләшүләргә әзер, ә аннары, позицияне килештергәннән соң, без россиялеләр белән сөйләшәчәкбез», — диде Зеленский.
Мюнхенда иминлек буенча конференция 14-16 февраль көннәрендә уза. Очрашуның төп темаларының берсе - Украинадагы конфликтны җайга салу.
Чәршәмбе, 12 февральдә, Путин АКШ президенты Дональд Трамп белән телефоннан сөйләшү үткәрде. Дәүләт башлыклары Украина проблемалары, Якын Көнчыгыштагы вазгыять һәм ике ил арасындагы үзара мөнәсәбәтләр турында фикер алышты.
Свежие комментарии