На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...

Марат Гыйбатдинов: Татар зыялылары дәүләткә дә хезмәт иткән, милләтнең лидеры да булган

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Россия галимнәре, туган якны өйрәнүчеләр, мөгаллимнәр катнашында «Ватанга хезмәт иткән татар нәселләре» Бөтенроссия фәнни конференциясе булды. Конференция Ватанны саклаучылар елы һәм «Ватанга хезмәт иткән татарлар» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

«Татар зыялылары, морза, сәүдәгәр нәселләре дәүләткә дә хезмәт иткән, милләтнең лидеры да булган. Чөнки һәр төбәктә, өлкәдә аксөякләр, зыялылар үз тирәсендә җәмгыятьне туплап, мәхәллә төзеп, мәчет-мәдрәсәләр ачып, безнең халыкны алга алып барган», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә институтның фәнни эшләр буенча урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов.

Аның әйтүенчә, күренекле татар нәселләрен өйрәнү белән шөгыльләнүчеләр бар. «Алар белән элемтәдә торабыз. Түгәрәк өстәл генә оештырырга уйлаган идек, теманы игълан иткәч, катнашырга теләүчеләр артты. Зур игътибар булыр дип көтмәдек. Димәк, бу татар нәселләре темасының актуаль булуын дәлилли», - диде галим.

«Татар нәселләрен өйрәнү - мөһим мәсьәлә, чөнки дәүләткә хезмәт итү - татар тарихына хас әйбер. Хәрби хезмәт кенә түгел, төрле юнәлешләрдә - дипломатик хезмәт һ.б. Хәтта сәүдәгәрләр шәрык илләре, Урта Азия, Россиянең сәүдә өлкәсендәге мәнфәгатьләрен кайгырткан. Имамнарның хезмәтен дә исәпкә алу кирәк. Бу татар һәм Россия тарихының әһәмиятле өлеше», - диде Марат Гыйбатдинов.

Институт директоры Радик Салихов сәламләү сүзендә татар нәселләренең игътибар үзәгендә булуын әйтте. «Алар җиде буын бабаларын белүе белән дә данлыклы булган. Нәселебезнең һәр буыны илнең казанышларына зур өлеш керткән. Татарлар үзләрен грамоталы һәм талантлы җитәкчеләр итеп күрсәткән, хакимият алдына куйган катлаулы бурычларны бик әйбәт үтәгән», - диде ул.

«Тиздән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк, шуңа күрә без Россия дәүләтчелеге чиге киңәюдә һәм аны саклауда татарларның зур роль уйнаганын истә тотарга кирәк. Татарлар арасында тәрҗемәче, язу-сызу эшләрен алып баручы, генерал, дипломатлар да булган. Без моны истә тотарга һәм киләчәк буынга тапшырырга тиеш», -диде Башкортстанның Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты рәисе Руслан Мәсәгутов.

Ул татар нәселләре тарихы өйрәнелүен, ләкин мәгълүматларны системалаштыру проблемасы барлыгын әйтте. «Без һәр татар зыялы нәселе һәм аларның тарихы, Ватанны саклаудагы роле турында китап сериясен чыгарырга телибез. Бүгенге чыгышлардан үзебезгә бик күп яңалык алабыз, фәнни ачышлар да юк түгел. Шунлыктан, чыгышларны туплап җыентык итеп чыгарачакбыз, институт сайтына да урнаштырылачак», - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин конференция катнашучыларын Милли Шура рәис Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. «Тарихи, социаль-икътисади вакыйгаларга бәйле татар халкы Россия дәүләте буенча сибелеп яши. Институтның татар халкының тарихын танытуга керткән өлеше бик зур», - диде ул.

«Нинди генә сугышлар булмасын, илебезне яклар өчен татарларның керткән өлеше зур, без аны һәрьяклап дәлилләргә тиеш, чөнки буыннар алмашы бара. Бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә булышып, тарихны өйрәнсәк, аның асылына төшенә алыр идек», - диде Разил Зиннәтуллин.

Конференция барышында төрле татар династияләре вәкилләренең Россия Дәүләтенең хәрби кампанияләрендә катнашуы, дипломат, тәрҗемәче хезмәтендәге үзенчәлекләре мәсьәләләре каралды. Шулай ук, татар сәүдәгәрләре нәселләре дә игътибарсыз калмады. Конференция программасында Оренбург һәм Урал казак гаскәрләре, башкорт-мишәр гаскәрләре, типтәр полклары һ.б. составында татар нәселләрен өйрәнү мәсьәләсе тәкъдим ителде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх