3-7 мартта Казан (Идел буе) федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева Казахстанның Евней Букетов исемендәге Караганда дәүләт университеты чакыруы буенча фәнни-гамәли сәфәрдә булды. Бу визит ике университет арасындагы хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә күтәрү, шулай ук татар-казах мәдәни һәм фәнни бәйләнешләрен ныгыту максатын күз алдында тотты.
Сәфәрнең төп өлешендә Ләйлә Минһаҗева университетның докторантлары, бакалаврлар һәм магистрлар өчен «мәдәниятләр диалогы: татар-казах бәйләнешләре темасына лекцияләр үткәргән. Шулай ук, университет укытучылары өчен мастер-класс оештырган. Мастер-класста тарихи чыганаклар аша татар һәм казах халыклары арасындагы бәйләнешләр, тел һәм әдәбиятны укытуның инновацион методлары, төрки дөньяның уртак мәдәни кодын саклау стратегияләре һ.б. мәсьәләләр күтәрелгән.
«Безнең очрашулар - фәнни күпер түгел, ә күңелләр арасындагы юл да. Тарихны өйрәнү безгә киләчәкне төзүгә ярдәм итә. Стратегик килешүләр - киләчәк проектларга нигез», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ләйлә Минһаҗева.
Программа кысаларында университет җитәкчелеге белән очрашулар үткәрелгән. Ректор Нурлан Дулатбеков Ләйлә Минһаҗевага, хезмәттәшлекнең күп еллык тарихын искә алып, Рәхмәт хатын тапшырган.
Стратегик үсеш буенча проректор Ербол Сармурзин белән филология факультеты деканы Елдос Түйте фәнни тикшеренүләрне бергәләп алып бару, студентлар алмашы һәм уртак грантларга проектлар эшләү турында фикер алышты.
«Сәфәр вакытында көтелмәгән, ләкин мөһим вакыйга - «Bolashaq» академиясе белән очрашу да булды. Казан (Идел буе) федераль университеты һәм аның фәнни казанышлары белән таныштырдым, төрки дөнья белән бәйләп, проект эшләү мәсьәләсен тәкъдим иттем, академик мобильлек программалары турында фикерләр белән бүлештем. Академия ректоры Куанышбек Аданов үз ягыннан уртак конференцияләр үткәрү, студентлар өчен стажировкалар оештыруны тәкъдим итте», - диде Ләйлә Минһаҗева.
Соңыннан КарЛаг музее-мемориалына экскурсия оештырылган. «Бу урын — совет чорында сәяси тоткыннар лагерьләре комплексы. Музей директоры белән әңгәмә вакытында тарихны хәтерләү — киләчәккә юл ачу, икәнлеген билгеләп үттем. Шулай ук, Сакен Сәйфуллин исемендәге Казах дәүләт театрына (театр нигезләүчеләр - татарлар) һәм «дуслык өенә» сәяхәт булды», - диде галимә.
Сәфәрнең нәтиҗәсе булып, ике як арасында онлайн-курслар: төрки әдәбиятларны өйрәнү буенча дистанцион программалар эшләү, фәнни басмалар чыгару, конференцияләр үткәрү, студентлар алмашын тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр каралган.
Свежие комментарии