2025 елның 5 июлендә «Коломенское» музей-тыюлыгында билбау көрәше буенча милли-спорт ярышлары узачак. Бу хакта Мәскәү татарлары мохтарияте сайтында хәбәр ителә.
Сезне мавыктыргыч ярышлар, кыйммәтле призлар өчен көрәш һәм үзегезне иң көчле спортчылар арасында күрсәтү мөмкинлеге көтә.
Программа:
13:30-14:30 – теркәлү, үлчәү, җирәбә салу;
14:30 - Катнашучылар парады, судьялар коллегиясен тәкъдим итү;
15:00-18:00 – Ярышлар;
18:30-19:00 – Йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү.
Катнашуга билбау көрәше буенча спорт әзерлеге булган 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар чакырыла.
Авырлык категорияләре: 75 кг, 85 кг, 85+ кг.
Баш судья: халыкара категорияле судья Н.Р.Хәйретдинов.
Гаризалар һәм белешмәләр өчен телефон: +7 (962)997-70-03 (Вилданов Рафаил Ринат улы).
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии