Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Казан Квиз» интеллектуаль уенына чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара 23 апрельдә 18.00 сәгатьтә Г.Тукайның әдәби музеенда (Тукай урамы, 74) узачак.
Командада катнашучылар саны 3-6 кеше тәшкил итә. Уенда катнашучыларны – кызыклы сораулар, ә җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә, диелә хәбәрдә.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.
- «Казан Квест» – Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары 2009 елдан бирле уздырып килгән «Татар-дозор» бәйгесе нигезендә яңартылган уен. «Казан Квест»та 7-11 сыйныф укучылары катнаша, барлыгы 15 команда – Казан мәктәпләре генә түгел, республикабызның төрле районнары да җиңү өчен көрәшәчәк.
Свежие комментарии