На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

«Алабугада җәйге кичәләр» Халыкара музыка фестивалендә Салих Сәйдәшев музыкасы яңгыраячак

Россия пианисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» VI Халыкара музыкаль фестивалендә милли композиторларның әсәрләре яңгыраячак. Фестивальдә татар музыкантлары да катнаша. Бу хакта Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

Беренче концерт кичәсе бөек рус шагыйре Александр Пушкинның 225 еллыгына багышлана. Тамашачылар Михаил Глинканың «Руслан и Людмила» операсына увертюра, Николай Римский-Корсаковның «Сказка о царе Салтане» операсыннан «Өч могҗиза» симфоник картинасын һәм башка музыкаль әсәрләрне ишетәчәк. Бу кичне тамашачылар алдында танылган опера җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Аида Гарифуллина чыгыш ясаячак.

«Солистлар парады» дип исемләнгән фестивальнең икенче концертында музыкантлар Антонио Вивальди, Иоганн Себастьян Бах, Вольфганг Амадей Моцарт, Фридерик Шопен, Петр Чайковский, Сергей Рахманинов һәм башкаларның әсәрләрен башкарачак. Фестивальнең өченче кичәсендә тамашачылар Георг Гендель, Франц Шуберт музыкасын, шулай ук дөнья халыкларының музыкасын ишетәчәк.

«Зур гаилә ялы» дип исемләнгән йомгаклау концертында Имре Кальман, Астор Пьяццола, Эндрю Ллойд Уэббер, Салих Сәйдәшев һ.б. композиторларның музыкаль әсәрләре яңгыраячак. Моннан тыш, тамашачылар Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, опера җырчысы Альберт Җәлилов, Elegato триосы һәм баянчы Айдар Сәлахов, «Алпар» татар этно-фолк төркеме чыгышын ишетәчәк. Фестиваль дәвамында Борис Березовский үзе дә катнашыр дип көтелә.

  • «Алабугада җәйге кичләр» - мәдәни мирасны саклауга һәм арттыруга, башкару сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән уникаль проект. Проектның сәнгать җитәкчесе Россиянең атказанган артисты, бөтен дөньяга танылган пианист Борис Березовский. Фестиваль барган 4 көндә тамашачылар танылган музыкантлар башкаруында музыкаль шедеврлар белән таныша һәм талантлы вокалчыларны тыңлый алачак. Фестиваль 2018 елдан бирле үткәрелә. Бу елларда сәхнәдә дөньяның 9 иленнән 1 меңгә якын башкаручы, вокалчы һәм артист чыгыш ясады.
Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх