На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Рөстәм Миңнеханов Росстат башлыгы Галкин белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Галкин белән очрашты. Бу хакта ТР җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар территориаль орган — Татарстанстат эше турында фикер алышты. Аның эшчәнлеге югары дәрәҗәдә оештырылган, мәгълүмат эшкәртү тизлеген һәм төгәллеген арттыручы цифрлы технологияләр кертелә, дип билгеләде Миңнеханов белән Галкин.

Ведомстволар, министрлыклар һәм муниципаль хакимиятләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек оештырылган. Төбәк статистика органнарына ярдәм күрсәтә, аларны җиһазлар, түләүсез интернет белән тәэмин итә һәм халык санын алу кебек масштаблы чаралар уздыруда булыша.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада мәгълүмат җыю һәм анализлау сыйфатына зур игътибар бирелә, чөнки статистика ил һәм аның субъектлары үсеше белән идарә итүнең мөһим коралы булып тора.

Сергей Галкин БРИКС илләре илкүләм статистика хезмәтләре җитәкчеләренең XVI очрашуында катнашу өчен Казанга килде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх