На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Санитар таләпләр үтәлмәү сәбәпле, Нурлатта балалар лагерендә азык складын япканнар

Нурлатта суд приставлары «Заречный» балалар лагере өчен азык-төлек сакланган складны япты. Мондый чаралар Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) тикшерүеннән соң кабул ителгән.

«Татар-информ»га Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бина кимерүчеләрдән сакланмаган, ә эчендә үле тычканнар табылган.

Барлык азык-төлекне шундук башка урынга күчергәннәр, ләкин эш судка кадәр барып җиткән.

Нурлат район суды туклану операторы барлык хокук бозуларны төзәтергә өлгерсен өчен складны 60 көнгә ябу карарын чыгарган.

Хәзер операторның барысын да төзәтер өчен ике ай вакыты бар. Шуннан соң гына складны яңадан куллана алачаклар.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх