На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Питрәч районы Көек авылында «Фатыйма» мәчете манарасына ярым ай куйдылар

Питрәч районы Көек авылында «Фатыйма» мәчете манарасына ярым ай куйдылар. Бу хакта «Алга» сайтында Алинә Бикбова яза.

Тантанада мәчет мәхәлләсе, авыл хәзрәтләре, хөрмәтле кунаклар, шулай ук төзелешкә акча керткән иганәчеләр катнашты. Алар арасында генераль подрядчы һәм төп инвесторларның берсе, «Уңыш төзелеш компаниясе» ҖЧҖ директоры Дамир Гыйниятов, «Идел буе күчмә механикалаштырылган колоннасы» ҖЧҖ генераль директоры Рафис Вәлиәхмәтов һәм башкалар бар.

500 кеше сыешлы ике катлы мәчет төзелеше 2023 елда башланган. Ул беренче инициаторларның берсе – Рафис Сафинович Вәлиәхмәтовның әнисе хөрмәтенә аталган, җирне мәчет төзү өчен ул биргән. Өстәвенә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер кызы да Фатыйма исемле булган.

«Көек авылында хәзер өч мәчет булачак. Бер агач мәчет Овражная урамында, икенчесе - ике катлы яңа «Фаруаз» мәчете, ул Умырзая урамында урнашкан. Тиздән «Фатыйма» мәхәллә кешеләрен кабул итәчәк.

Әлеге торак пункт елдан-ел зурая гына бара, шуңа күрә мәчеткә ихтыяҗ зур», – дип билгеләп үтте район имаммөхтәсибе Әббәс хәзрәт Кадыйров.

Яңа мәчет имамы вазифасына Салават хәзрәт Арсланов билгеләнде.

Мәчеттә ирләр өчен зур гыйбадәт залы, хатын-кызлар залы, икенче катта ике уку сыйныфы, имам бүлмәсе, шулай ук ир-атлар һәм хатынкызлар өчен тәһарәтханә урнаштырылыр дип планлаштырыла. Чакырылган кунаклар һәм чарада катнашучылар төзелә торган мәчет бинасын карап чыкты.

Хәзерге вакытта «Фатыйма» мәчетендә эчке бизәү эшләре дәвам итә, су, электр һәм газ белән тәэмин итү системаларына тоташтыру, җылылык белән тәэмин итү, җылы идәннәр ясау һәм башка кирәкле эшләр таләп ителә. Шулай ук территорияне төзекләндерү һәм машиналар өчен парковка булдыру, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлыклар булдыру планлаштырыла.

Проектны дәвам итү өчен финанс таләп ителә. Акчаны 2202206860442883 номеры буенча Сбербанк картасына Гыйниятова Аделя Илнуровна исеменә җибәрергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх