На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы Милли театрлар конгрессының драматургия питчингында катнашты

Владимир өлкәсендә Россия милли театрларының 2 нче конгрессы кысаларында уздырылган драматургия буенча питчингта язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы да катнашты.

«Анда Алексей Синяев, Дмитрий Тарасов һәм минем пьеса буенча режиссер Дмитрий Собачкин шактый үзенчәлекле спектакль тәкъдим итте. Сәгатьтән артык энә өстендә утырдым дисәм дә була.

Аллаһка шөкер, бар да яхшы узды. Актерларга да зур рәхмәт!» - диде эскизларны үзе барып тамаша кылган Айгөл Әхмәтгалиева.

Ул театраль эскизларда катнашкан Мария Прокопьеваның Түбән Кама кызы булуын да искәртә.

«Залда һәр хәрәкәткә, һәр сүзгә, һәр ымга күңеленнән бәя биреп, милли театрларның директорлары, театр белгечләре, А.А.Чепуров, И.В.Троилин, М.И.Сизова кебек шәхесләр утырды. Сәхнәдә үзем уйнагандай бер дулкынлану байтак җибәрми торды. Милли код дигәнне режиссер тотып ала алырмы дигән бер борчылу бар иде - шөкер, һәр нәрсә үз урынында иде», – ди ул.

«Пьесалар русчага тәрҗемә ителсә, милли театрларга тәкъдим итәр идек дигән тәкъдим булды – минем өчен анысы да бик әһәмиятле булды», – дип нәтиҗә ясады Айгөл.

  • 28-30 июнь көннәрендә Владимир өлкәсенең Суздаль шәһәрендә Милли театрлар конгрессы узды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх