Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры 35нче сезонын Уильям Шекспирның «Виндзорские насмешницы» пьесасы буенча куелган «Фальстаф» спектакле белән башлады.
«Спектакльне режиссёр Борис Манджиев куйды, рәссам – Наталья Дружкова. Татар теленә әдәби тәрҗемәне Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла ясады», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Яңа театр сезонының беренче гастрольләре Башкортстанга булачак.
Милли яшьләр театры сәхнәсендә театр иң популяр спектакльләрен күрсәтәчәк. Шулай ук Татарстанга һәм Оренбург өлкәсенә дә гастрольләр көтелә.Октябрь аенда театр «Кызыл паша» спектаклен чыгарачак. Сюжет нигезендә күренекле дипломат Кәрим Хәкимов язмышы ята.
Ноябрь аенда чираттагы премьера көтелә – А.С.Пушкин әәсре буенча «Ату» спектакле.
Свежие комментарии