На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казанда беренче тапкыр «Сабантуй сылуын» сайлаячаклар

<p>Татарстанда «Сабантуй сылуы – 2024» дигән беренче бәйгенең гариза кампаниясе старт алды. Анда 18 яшьтән алып республика хатын-кызлары катнаша ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.</p> <p>«Конкурс ике этапта узачак: сайлап алу туры – 12 июньдә, финал 23 июньдә була.

Сайлап алу булганнан соң бәйгедә катнашучыларны мөгаллимнәр укытачак. Аларга иҗади номерлар булдыруда ярдәм итәчәкләр, дефиле һәм ораторлык осталыгына өйрәтәчәкләр, фотосессия оештырачаклар. Бәйгенең финалы Сабантуй көнне, 23 июньдә, Казанның Совет районы мәйданчыгында – Дәрвишләр торак массивының каенлыгында була», – диелә хәбәрдә.</p> <p>Бәйгегә кушылыр өчен сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк. Анда катнашу бушлай, җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Совет районы администрациясендә «Сабантуй сылуы – 2024» милли традицияләрне саклау һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан уздырыла, дип билгеләп үттеләр.</p> <ul> <li>Быел Сабантуй Татарстан Республикасы башкаласында өч мәйданчыкта – Тынычлык бистәсе каенлыгында, Дәрвишләр бистәсенең торак массивында һәм Аккош урман паркында узачак. Бәйрәм чаралары 9:30 сәгатьтә башлана.</li> </ul>

 

Ссылка на первоисточник
наверх