Пәнҗешәмбе көнне, 20 мартта, Татарстанда урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Иртән республика юлларында бозлавык булуы ихтимал, диелә ТР Гидрометеорология үзәге фаразында.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Аның тизлеге секундына 7-12 метр, көндез урыны белән 15 метрга кадәр җитәчәк.
Көндез максималь температура 0 дән +4 градуска кадәр булачак.
Свежие комментарии