Чаллыда Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта «Татар кызы - 2025» бәйгесенең финалы узды. Әлеге чараны «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары берлегенең Чаллы бүлеге лицей-интернат белән татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү максатыннан оештыра. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.
Быел финалга 9 кыз чыккан иде. Алар татар телендә инша язу, тамбур чигү, токмач кисү, иҗади номер, сөйләм теле буенча осталыкларын күрсәтте. Шунысы сөенечле - кызларның барсы да татар телендә камил сөйләшә. Җыр-биюгә дә оста. Алар уңган-булган да, күз явын алырлык матур кул эшләрен күргәзмәгә куйганнар.
Алар ясаган әйберләргә жюри әгъзалары 5 балл куйды.Чаллы мәгариф идарәсенең баш белгече Наилә Миначова бәйгедә катнашучыларга: «Сез барыгыз да җиңүчеләр. Финалга узу өчен укытучыларыгыз белән бергә күп көч, тырышлык сарыф иткәнсез. Күпме конкурсларда җиңгәнсез. Барыгыз да активлар. Елдан-ел камилләшәсез. Татар телендә матур итеп сөйләшәсез. Барыгыз да татар халкына хас сыйфатларга ия. Сезнең белән эшләгән укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт», - диде.
Ул шулай ук бәйгене оештырган һәм матур итеп уздырган өчен 84нче лицей-интернат коллективына рәхмәт белдерде.
«Адымнар» гимназиясе укучысы Сөембикә Шәрипова җиңүче дип табылды. Аны бәйгегә укытучысы Эльмира Камаева әзерләгән.
Икенче урында - 14нче мәктәптән Айсылу Ильясова, өченче урында - 24нче мәктәптән Амелия Нотфуллина.
54нче гимназиядән Самирә Имамиева - «Иң талантлы», 16нчы мәктәптән Лиана Сафина- «Иң зәвыклы», 42нче мәктәптән Ильвина Вәлиева - «Иң җитез», 62нче мәктәптән Зәлинә Исламова - «Иң белемле», «Калкан» лицееннан Айсылу Габидуллина - «Иң зирәк», 84 лицейдан Камилә Ибраһимова «Иң сәләтле» кыз дип табылды. Аларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Фото: © https://shahrichalli.ru
Свежие комментарии