На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Альфред Дәүләтшин: Татарны Уфасыз, Уфаны татарсыз күз алдына китереп булмый

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин – «Татарны Уфасыз, Уфаны татарсыз күз алдына китереп булмый», – дип белдерде. Бу хакта ул бүген Уфада заманча форматта узган «Ufa.Tatar» форумында әйтте.

«Сезне күрүебезгә шатбыз, быел «Ufa.Tatar» форумын икенче тапкыр уздырабыз. Әлбәттә, татарны Уфасыз, Уфаны татарсыз күз алдына китереп булмый.

Бүген төрле фикерләр яңгырар, бүгенге форум продуктив узар һәм дәвамлы булыр дип ышанам», – диде ул.

Форумда Казан һәм Уфаның танылган сәнгать, җәмәгатьчелек һәм мәгариф эшлеклеләре катнаша.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

«Ufa.Tatar» форумында татар милләтенең заманча чагылышы, урбанизация чорында телнең һәм мәдәниятнең саклануы һәм үсеше турында дисскусияләр үза.

Шулай ук кунакларга Татарстан һәм Башкортстанның милли брендларыннан киемнәр, татар газета-журналлары, китаплар тәкъдим ителә.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

 

Ссылка на первоисточник
наверх