На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу барышында алар ике яклы хезмәттәшлек һәм аны киңәйтү перспективалары, төрекмән фәлсәфәчесе һәм шагыйре Мәхтүмколый Фраги иҗатын өйрәнү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.

Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов кичәТөрекмәнстанга эш сәфәре белән килде. РФ Президенты Владимир Путин җитәкләячәк Россия делегациясе составында ул «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше — тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумында катнашачак. Форум төрекмән шагыйре һәм фикер иясе Мәхтүмколый Фраги тууына 300 ел тулуга багышланган.

Татарстан Рәисе Бердымөхәммәдовка халыкара форумга чакыру өчен рәхмәт белдерде. Төрекмән фәлсәфәчесенең иҗаты – дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлеше, дип билгеләп үтте ул. Соңгы елларда ул республикада актив өйрәнелә. Мәхтүмколый Фрагиның берничә кулъязмасының төп нөсхәсе КФУда саклана.

«Мәдәни элемтәләрдән тыш, безнең халыклар арасында ныклы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр урнашты, - диде Миңнеханов. - Республика белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәме белән төбәкләр дустанә мөнәсәбәттәге илләр белән икътисади элемтәләрне ныгыту юнәлешендә актив эшли».

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төрекмәнстан арасында товар әйләнеше күләме 52 миллион долларга җитте. Бу узган ел белән чагыштырганда 13 процентка югарырак.

Шул ук вакытта Миңнеханов һәм Бердымөхәммәдов аның үсеш динамикасын арттырырга кирәк, дип саный. Перспективалы тармак буларак газ транспортировкалау, автомобиль һәм суднолар төзү, энергетика, агросәнәгать комплексы аталды.

Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте рәисе төбәкләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлек алып баруның мөһимлеген билгеләп үтте. «Сез монда үз өегездә», - дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка.

 

Ссылка на первоисточник
наверх