На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Виктор Рубцов
    Все добрые люди поздравляют друзей с днём рождения.Рөстәм Миңнеханов...
  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...

Кукмарада район башлыгы Кубогына футбол турниры булды

Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда Кукмара район башлыгы Кубогына футбол турниры булды. Турнирда Кукмара, Нократ Аланы, Саба, Теләче районнарыннан һәм Казаннан 20 команда катнашты. Ярышлар бишенче ел рәттән уза.Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Миннәхмәтова хәбәр итә.

Турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

«Узган атнада бу стадионда Ринат Мөхәммәтшин Кубогына ярышлар узды.

Без кунакларны кабул итәргә һәрвакыт шат. Бүген бездә күрше-тирә районнардан да спортчылар уйный. Барыгызга да яхшы уен телим! Бу турнир күркәм традициягә әйләнсен!» - дип сәламләде турнирда катнашучыларны район башлыгы.

Нәтиҗәләрне соңрак билгеле булачак.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх