На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Камил Сәмигуллин: Татарстанда Коръән кульязмасы 2026 елда басылып чыгарга мөмкин

Татарстанда язылган Коръән кулъязмасы 2026 елда басылып чыгарга мөмкин. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика Министрлар Кабинетында узган брифингтан соң «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева соравына җавап биргәндә хәбәр итте.

«Ул әзер, ләкин тагын бер кат тикшерергә кирәк.

Аннары без башка илләрдәге белгечләргә мөрәҗәгать итәрбез, бәлки, стандартларга туры килү сертификатыннан тыш, алардан да сертификатлар алырбыз. Шуннан соң басмага әзерләячәкбез. Киләсе елга без аны бастырып чыгарачакбыз дип әйтәм. Ашыксак, нәрсәнедер күрми дә калырга мөмкин», - диде ТР мөфтие Коръән кулъязмасы әзерләү турында.

Ул искәрткәнчә, эш 2022 ел башында ук башланды, хәзер комиссия укый, аның составына унике кеше керә.

«Без аны яздык, хәзер тикшерү бара. Кулъязма хезмәт – бу бик катлаулы, без аны өч ел яздык. Бу хаталар ясарга ярамый торган китап», – дип йомгаклады Камил Сәмигуллин.

Искәртик, Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак. Коръән кулъязмасы презентациясен шушы вакыйгага багышларга мөмкиннәр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх