На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
  • Александр Пятнистый
    так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Зилә Вәлиева: Юлламада иҗтимагый оешмалар эше дә игътибар үзәгендә булды

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның парламентка еллык юлламасында әйткән сүзләренә карата фикере белән уртаклашты. Җитәкче сүзләренә караганда, юлламада шактый күп темалар колачланган һәм шул исәптән иҗтимагый оешмалар турында да сүз булган.

«ТР Рәисе юлламасы беренче сүзеннән алып азакка кадәр тирән эчтәлекле.

Юлламада иҗтимагый оешмалар эше дә игътибар үзәгендә булды. Әйтергә кирәк, республикабыз даими үсештә. Хәзер хәтта авыл белән шәһәр арасында аерма да бик юк: юллар салына, интернет ТР барлык почмакларына барып җитә. Әлбәттә, бу зур хезмәтләрдә ватандашларның өлеше зур. Юлламаны җиткергәндә Рөстәм Нургалиевич аларга рәхмәтен белдерде», – диде Зилә Вәлиева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук әңгәмәдәш фикеренчә, юлламада көн кадагындагы мәсьәләләр күтәрелүе дә урынлы. «Заман катлаулы, шуңа күрә максатлар һәм бурычлар да аз түгел. Татарстан махсус хәрби операциядә дөнья тынычлыгы өчен яуда булган якташларга да бик күп ярдәм күрсәтә. Курск, Лисичанск шәһәрләрен генә күзаллыйк: күпме ярдәм җибәрелде! Бүген тормыш һәр кеше алдында зур-зур ихтирамнар куя. Ә безнең республика халкы бердәмлеге, рухы белән көчле», – дип сөйләде ул.

Зилә Вәлиева белдерүенчә, юллама вакытында ведомствоара багланышлар темасы да аеруча әһәмияткә ия. «Ведомствоара багланышлар ике министрлыкның багланышларын гына аңлатып калмый. Бу иҗтимагый оешмалар, коммерциячел булмаган оешмалар, ата-аналар җәмгыяте, предприятие, учреждение һәм гаилә бәйләнешләрен дә ачыктан-ачык дәлилли», – диде ул.

  • Депутат Марат Бариев: Юлламаның эчтәлеге – бөтен көнүзәк мәсьәләләрне колачлады

  • Депутат Данис Шакиров: Читтә яшәүче милләттәшләрнең карашлары Татарстанга төбәлгән

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх