На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанда икенче атна рәттән бензин бәясе артмый

Татарстанда 13-20 гыйнварда дизель ягулыгы һәм барлык маркалардагы бензинның бәясе үзгәрмәде. Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.

Шул ук вакытта, бензин инде икенче атна рәттән кыйммәтләнми. АИ-98 маркалы бензин әле дә – 80,63 сум, АИ-95 – 56,90 сум, АИ-92 53,01 сум тора.

Дизель ягулыгының бәясе, бер атна элеккеге кебек үк, литры 65,31 сумга тигез.

Аңа кадәр ул 6 тиенгә кыйммәтләнгән иде.

Тулаем алганда, илдә бензин шушы вакыт эчендә 0,1 процентка (литры 60,89 сумнан 60,94 сумга кадәр) кыйбатланган. Ә дизель ягулыгының бәясе артмаган – аның литры 70,15 сум тора.

РФ Хөкүмәте тарафыннан кертелгән бензинны читкә сатуны тыю гыйнвар ахырына кадәр гамәлдә булачак.

Ссылка на первоисточник
наверх