Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан «Сибур Арена-НК» территориясендә хезмәтне саклау белгечләре арасында һөнәри осталык конкурсы узды. Анда Казан, Алабуга, Яр Чаллы һәм Түбән Кама предприятиеләре командалары катнашты. Бу хакта tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Биш станциядә биш команда җиңүче исеме өчен көрәште, ә иң актив катнашучы конкурс нәтиҗәләре буенча «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» исеменә лаек булды.
Катнашучыларны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау дәүләт идарәсе бүлеге җитәкчесе Алла Курзенева һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең Чаллы шәһәрендәге күзәтчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Булычов бәяләде.
Конкурста беренче урынны Түбән Кама предприятиеләре командасы алды. Аның составына Илдар Габидуллин («Лидер-НК»), Оксана Гринина («Челтәрле компания» Түбән Кама электр челтәрләре), Лариса Закирова («Нефтехимик» ХК), Лилия Морозова («Татспецнефтехимремстрой» тресты), Әлфира Нуретдинова («Таиф-НК»), Регина Силантьева («Нижнекамскшина»), Гүзәл Хәйбуллова («Түбән Кама газ»), Тәнзилә Мигранова («Өмет» Түбән Кама мәктәп-интернаты») керде.
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәре Гөлназ Закирова «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» номинациясендә җиңү яулады.
Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм медальләр белән бүләкләделәр – барлык катнашучылар да чараның иганәчеләреннән призлар алды. Ел саен үткәрелә торган бишенче конкурсны Түбән Кама районы башкарма комитеты «Саклау» компанияләр төркеме белән оештырды.
Свежие комментарии