Бүген Балтачта балигъ булмаганнарның «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона туры үтте. Балтач гимназиясе базасында узган әлеге чарада Арча, Әтнә, Балтач, Яшел Үзән, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнарыннан конкурсантлар катнашып, үзара көч сынашты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Конкурс балигъ булмаганнарның ата-аналарына яки аларны алыштыручы затларга авыр тормыш хәлләрендә булган, социаль-куркыныч хәлдә булган, балигъ булмаганнар белән иҗтимагый хәрәкәтләрне кисәтү, алар тарафыннан кабат иҗтимагый куркыныч гамәлләр, җинаятьләр кылу буенча индивидуаль профилактик эш алып баручы иҗтимагый тәрбиячеләрнең абруен, статусын күтәрү максатыннан үткәрелә.
Бәйгедә катнашучыларны иң элек район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов сәламләп, район башлыгы Рамил Нотфуллин исеменнән катнашучыларга уңышлар теләде. «Безнең төп максат – балаларны дөрес юлга бастыру, чын кеше итеп тәрбияләү. Авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар телим», – диде Айдар Хәйретдинов.
Балигъ булмаганнарның эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина исә бәйгене оештыруда теләктәшлек күрсәткән район башлыгы Рамил Нотфуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Конкурсның «Визит-карточкасы», «Видео-презентация», сорау-җавап этапларында уңышлы чыгыш ясап, Балтачтан «Форпост» үзәге җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов, Сабадан Резеда Галиәкбәрова, Кукмарадан Альберт Шангараев, Балык Бистәсеннән Алиса Фугина җиңүчеләр булып танылдылар. Алар бәйгенең республика этабында катнашачак.
Илфар Әюпов (Арча), Ирина Хәмидуллина (Әтнә), Лилия Кыямова (Теләче), Ирина Селиверстова (Яшел Үзән) конкурс лауреатлары булып танылды. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Свежие комментарии