На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Марат Галимов: Татар мелизматикасын татар һәм башкортлар гына башкара ала

Татарстанның атказанган артисты, композитор Марат Галимов сүзләренчә, татар җырларының үзенчәлекләрен, мелизматикасын бары тик татар һәм башкортлар гына башкара ала. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Татар мелизматикасына килгәндә, татар һәм башкортлардан кала ул мелизматиканы башка халык башкара алмый.

Мәсәлән, гарәп илләрендә, Үзбәкстанда шаккаталар, ничек җырлыйсыз аны, диләр. Ул безнеке, башка халык аны җырлый алмый. Бу безнең горурлыгыбыз», – дип сөйләде.

Аның сүзләренә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова кушылды. «Бик борынгы безнең моңнар. Халкыбызның моңы бик тирән, мелизматика югалмасын иде. Без дә булдыра алганча саклап калырга тырышабыз», – диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх