На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Әлмәт театры юбилей сезонын «Нечкәбил» комедиясе белән ачып җибәрде

Әлмәт татар дәүләт драма театры юбилей сезонын «Нечкәбил» комедиясе белән ачып җибәрде. Спектакльне чакырылган режиссер Дима Огородников драматург Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куйды.

«Театр сезоны башланыр алдыннан артистларны тантаналы хөрмәтләү мизгелләре булып узды. Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан «Ел актеры» премиясенә Фаил Сафиуллин һәм Раушан Мөхәммәтҗанов лаек булды. Зәкия Туишева премиясе Рафыйк Таһировка тапшырылды. Дамира Кузаева премиясе күпьеллык хезмәте һәм театр үсешенә керткән өлеше өчен Зөлфия Газизовага һәм иҗади активлыгы һәм профессиональлеге өчен Рифат Әхмәдиевка бирелде. Театрның махсус премиясе Эдуард Латыйповка тапшырылды», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Нечкәбил» комедиясе Әлмәт театрының «UmoraLab» лабораториясе аша сайлап алынган әсәрләренең берсе. «Мисс Гүзәллек» пьесасы буенча ясалган эскиз спектакль итеп үстерелде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх