На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

«Татар-информ»да татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгы турында сөйләшәчәкләр

27 ноябрьдә, 10:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге милли мәгариф һәм мәдәниятенең югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов, Казан федераль университетының «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр» фәнни-белем бирү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Фәнзилә Җәүһәрова, шагыйрә, драматург, сценарист, Г.

Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры Реклама бүлеге хезмәткәре Резедә Зәйниева катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырыла. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

Ссылка на первоисточник
наверх