Чүпрәле районы Яңа Элмәле авылы стадионында оештырылган футбол турнирына районның төрле авыл һәм күрше Ульяновск өлкәсеннән командалар килде. Турнир махсус хәрби операциядә һәлак булган Андрей Годунов истәлегенә багышланды. Авылдашлары аның истәлеген мәңгеләштерү өчен күптөрле эшләр башкарды. Бу хакта «Туган як» сайтында Ранилә Алиуллова яза.
Уенчыларны һәм җанатарларны Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов сәламләде. Ул турнирны уздыруда ярдәм иткән өчен Алексей Лянкин һәм Василий Симуллинга, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыярга булышкан өчен Петр Мискинга Чүпрәле районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Андрей Годуновның әнисе Тамара Петровнага һәм аның тормыш иптәше Екатерина Олеговнага истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
Уеннар бик киеренке барды. Ярымфиналда Чуваш Чүпрәлесе һәм Чеботаевка авылы спортчылары арасындагы очрашу иң кызыклысы булды.
Уен 0:0 исәбе белән тәмамланды, әмма пенальти нәтиҗәләре буенча чеботаевкалылар алга чыкты һәм капитан Александр Митрофанов җитәкчелегендә 3нче урынны алды. Ә финалда яңаэлмәлеләр һәм искечүпрәлеләр очрашты. Киеренке уен барышында стадион хуҗалары кунаклардан җиңүне тартып алды һәм турнирның һәм җиңүчесе исеменә, Кубокка, алтын медальләренә ия булды (команда капитаны Илья Карсаков).
Ярышларда иң актив катнашучыларга да грамоталар тапшырылды. «Иң яхшы уенчы» номинациясендә грамотаны футбол командасы әгъзасы Дмитрий Николаев аллы. Аның энесе Алексей Николаев — «иң яхшы капкачы» булды. «Иң яхшы сакчы» буларак Александр Митрофанов (Чеботаевка) һәм «Иң яхшы һөҗүмче» буларак Эмиль Вәлиуллин (Иске Чүпрәле) танылды.
Свежие комментарии