На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга тапшырылган яңа автобусларның фотосын күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә бүген Чаллыга тапшырылган зур зәңгәр автобусларның фотосын урнаштырды.

«Чаллы шәһәр маршрутларын 44 яңа «НЕФАЗ» автобусы тулыландырды. Аларның һәркайсы 100дән артык пассажирны сыйдыра. Яңа машиналар уңайлы да, ышанычлы да.

Әлеге автобусларда шәһәр буйлап хәрәкәт итү тагын да тиз һәм уңайлы булачак», - дип искәртте ТР Рәисе.

«Республикада җәмәгать транспортын үстерү буенча зур эш алып барыла. Ил җитәкчелеге ярдәме белән без автобус паркын даими төстә яңартабыз. Бүген Чаллы шәһәр маршрутларын 44 уңайлы автобус тулыландырды. Яңа машиналар халыкка озак хезмәт итсен!» - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх