На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Алабугада тыл хезмәтчәннәренә багышланган сквер ачылачак

22 июнь көнне Алабугада тыл хезмәтчәннәренә багышланган сквер ачылачак. Хәзерге вакытта биредә аны төзү буенча соңгы эшләр алып барыла. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Бу сквер Хәтер музее янында, Гассар урамында урнашачак. Ул Хәтер мәйданы да кергән мемориаль комплексның бер өлеше булып тора. Искәртик, яңартылган мәйданны ачу тантанасы быелның 9 Маенда, Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее көнендә булды.

«Сквер эскизына караганда, монда яшеллекләр һәм эскәмияләр күп булачак, биредә утырып, геройларны искә алырга, уйланырга һәм тылда җиңү яулаган алабугалыларны искә алырга мөмкин булачак. Скверда һәрвакыт патриотик музыка һәм сугыш еллары җырлары яңгыраячак», — дип уртаклаша Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Хәтер музее мөдире Роза Ибраһимова.

Сүз уңаеннан, 2014 елда Хәтер мәйданында урнаштырылган стеланы 2015 елда, Хәтер музее ачылу елында, музейның территориясенә күчергәннәр.

Белешмә өчен: стеланың исеме — «Тыл хезмәтчәннәренә дан». Истәлекле һәйкәл үзара бәйләнгән берничә элементтан тора: йолдызлар, тасмалар, штык, урак, чүкеч, бодай башагы.

«Сквер территориясендә эскәмияләр урнаштырылган инде. Монда үсемлекләр утыртылып, зур булмаган оазис булдырылачак. Скверда сугыш еллары җырлары яңгырап торачак. Монда һәркем үз якыннарын, сугышта һәлак булганнарны яки тылда эшләгәннәрне искә алып утыра алачак», — диде Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше башлыгы Юлия Старогородцева.

Хәзерге вакытта участокны планлаштыру эшләре бара. Монда өстәмә эскәмияләр һәм фонарьлар урнаштырылачак. Скверны бизәүдә безнең район климатына җайлаштырылган күпьеллык үсемлекләр кулланылачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх