Бүген, 24 июньдә, Татарстанда салкын һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Республика буенча алмашынучан болытлы һава, көндез урыны белән яңгыр, аерым районнарда яшен булырга мөмкин.
Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән, шул исәптән ТР башкаласында да, җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Салкын төннән соң тәүлекнең якты вакытында һава 17-22 градуска кадәр җылыначак (Казанда +19..+21 градуска кадәр).
Свежие комментарии