На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Сургутның «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы 40 еллыгын бәйрәм итә

7 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Сургут шәһәрендә «Сандугач» татар мәдәнияте коллективының 40 еллыгына багышланган юбилей концерты була. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Сургут татарлары милли-мәдәни мохтарияте сәхифәсендә хәбәр ителә.

40 еллык иҗат эшчәнлеге дәверендә «Сандугач» Сургут шәһәрендә татар мәдәниятенең чын символына әверелде, кешеләрнең йөрәкләренә җылылык, шатлык һәм илһам алып килде.

Бу еллар дәвамында коллектив халык традицияләрен яратып саклый һәм үстерә, үзенең матур чыгышлары, мавыктыргыч биюләре һәм көйләре белән тамашачыларны сөендерә, диелә хәбәрдә.

«Юбилей концерты программасында сезне Татарстанның бай мәдәни мирасы буенча онытылмас сәяхәт көтә. Коллектив сезнең өчен иң яхшы номерлар әзерләде, алар элекке һәм яңа тамашачыларны да сөендерәчәк. Бу кичне сәхнәдә коллектив әгъзалары, чакырылган артистлар чыгыш ясаячак, алар бергәләп бәйрәм һәм шатлык мохите тудырачак», дие оешытыручылар.

Ссылка на первоисточник
наверх