На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х"... ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ... ИЛИ ВООБЩЕ ЗАТКНИТЕСЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Казанның «Черек күл» паркындагы шугалакта Илья Авербухның кышкы фестивале узачак

Җомга, 16 гыйнварда, Черек күл» паркындагы төп шәһәр шугалагында Илья Авербухның Winter Fest кышкы фестивале узачак. Чарага килгән кунаклар фигуралы шуу буенча мастер-классларда катнаша, Россиянең фигуралы шуу йолдызлары катнашындагы боз тамашасын карый, кайнар чәй белән сыйлана һәм фестиваль партнерыннан бүләкләр уйнатуда катнаша алачак.

Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.

Бәйрәм программасы 12:00 сәгатьтә башлана: кунакларны кайнар эчемлекләр, актив уеннар һәм бүләкләр көтә. 15:00 сәгатьтә шугалакта фигуралы шуу буенча ачык мастер-класс узачак. Аны Олимпия уеннарының көмеш призеры, дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Илья Авербух үткәрәчәк.

Фестиваль боз тамашасы белән тәмамланачак. Ул 19:00 сәгатьтә башланачак. Бозда фигуралы шуу йолдызлары Алексей Ягудин, Татьяна Тотьмянина һәм Максим Маринин, Албена Денкова һәм Максим Ставиский, Артем Ковалев, Ксения Синицына, Матвей Ветлугин, Мария Голубева һәм Алексей Усков, Андрей Ежлов һәм Софья Шевченко, шулай ук Казан фигуралы шуучылар чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Чарада катнашу ирекле.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх