Татарстанда автобус һәм йөк машиналарын йөртүчеләрнең халәтен ачыклый торган махсус җайланма кулланыла. Тахограф дип аталган махсус җайланмалар уяулык һәм йокы вакытын контрольдә тота, транспорт йөртүчеләргә руль артында уяулыгын югалтмаска булыша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә «Яңа идентификация технологияләре» компаниясенең үсеш буенча директоры Рөстәм Һидиятуллин сөйләде.
Аның сүзләренчә, тахографлардан башка рейска чыгу тыела, юкса, штраф яный.
«Транспорт йөртүченең сәламәтлек параметрларын теркәп бара торган махсус технология ул. Гади смартфон яки махсус җайланма ярдәмендә йөртүченең пульсын контрольдә тоту, арыганлык дәрәҗәсен бәяләү, кан басымын тикшерү һәм иң мөһиме инфаркт, инсульт алдыннан була торган халәтне күрү мөмкин», - диде Рөстәм Һидиятуллин.
Авария сәбәпләренә карасак, аларның 60 проценттан артыгы игътибар читкә юнәлү, алҗыганлык аркасында, дип искәртә белгеч.
«Система транспорт йөртүченең алҗыганлыгын, хәле начараюын күреп алса, сигнал килә. Автобус яки йөк машинасы булса, бу белешмәләр диспетчерлык үзәгенә бара. Бу җайланма кабинага куела, кешенең иснәнеп баруын, баш июен, юлдан читкә каравын да терки. Быел шул җайланмаларны сынадык, алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте», - диде Рөстәм Һидиятуллин.
Проектны хәзер киң кулланышка кертергә җыеналар.
Свежие комментарии